Артур Исламов

Белеме:
Н.Г.Жиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясе (2012, ТР халык, РФ атказанган артисты К.Ә.Хәйретдинова классы). Н.Г. Җиһанов ис. КДК аспирантурасы (ТР халык артисты, РФ атказанган артисты А.Ә. Шаһиморатова классы, 2018).

Карьерасы:
Консерваториядә укыганда Опера студиясе солисты. 2010 елдан башлап – М.Җәлил ис. Татар академия дәүләт опера һәм балет театры труппасы солисты. 2012 – 2014 елларда Мариин театрының Яшь опера җырчылары академиясе солисты (Санкт-Петербург). Әйдәп баручы партияләрне башкара, М.Җәлил ис. театр труппасы белән Европа илләренә гастрольләргә чыга. «Alqanat» татар рок-төркеме солисты һәм җырларының музыка авторы. Э. Низамовның «Алтын Казан» мюзиклында (Татарстан Республикасы көненә багышланган open-airпроект, Казан, режиссер – Михаил Панджавидзе), «Кара пулат» операсында (режиссер – Георгий Ковтун, спектакль Казанда һәм Мәскәүдә күрсәтелде); 2015 елда «Turksoy»ның халыкара опера сәнгате фестивалендә; ТР Дәүләт симфоник оркестрының «Казан көзе» фестивалендә (2016) катнашты.

Казанышлары, мактаулы исемнәре:
Татарстан Республикасының атказанган артисты. 
И.Шакиров ис. Халыкара вокал конкурсы (Казан, I премия), Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры конкурсы (Казан, 2008), Р. Яхин ис. Халыкара камера җырчылары һәм концертмейстерлары конкурсы (Казан, 2011, I премия) лауреаты. «Актер профессиясенә уңышлы ирешкән өчен» номинациясендә СССРның халык артисты Б.А.Покровский премиясе белән бүләкләнгән (2012). «Vissi d’arte» I Халыкара конкурс лауреаты (Прага, 2012). П.Лисициан ис. халыкара конкурсның I дәрәҗә лауреаты (Владикавказ, 2013).

Репертуары:
Рус, татар һәм чит ил композиторлары әсәрләрендә опера партияләре, халык музыкасы, камера әсәрләре, эстрада җырлары.