Ксения Коробкова

Татарстан Республикасының атказанган артисты

Сума өлкәсенең Шостка шәһәрендә туган (Украина).

Белеме:
Маймонид ис. Дәүләт классик академиясенең эстрада-джаз вокалы классын тәмамлаган (РФ атказанган артисты О.М.Слепцов классы).

Карьерасы:
Төрле вакытта Александр Панайотов, Андрей Давидян, Анастасия Спиридонова, Николь Шерзингер һәм башка артистлар белән хезмәттәшлек итте. 2010 – 2013 елларда «A’cappella ExpreSSS» вокаль төркеме солисты була. «Три аккорда», «Новогодняя ночь на Первом», «Голос-5» кебек төрле телевизион шоуларда катнашты. Игорь Демаринның «Парфюмер» рок-операсы, «Винцкевич-Тэйлор-Квартет» солисты була. «Джазовая провинция» халыкара фестивалендә, Игорь Бутманның «Вейсэ- джаз» халыкара джаз фестивалендә катнашты. Уңышлы башкару карьерасын педагог эшчәнлеге белән бергә алып бара: Маймонид ис. Дәүләт классик академиясендә эстрада-джаз вокалы кафедрасы педагогы (Косыгин ис. РГУ). «Үзгәреш җиле» проектының вокал буенча педагогы.

Казанышлары, мактаулы исемнәре:
Беренче каналның «Голос» телевизион тапшыруында ярымфинал катнашучысы (5 сезон, 2016), РФ Президенты Премиясе лауреаты (2006). Татарстан Республикасы атказанган артисты.

Репертуары:
Соул, джаз, блюз, фольклор музыка, классика, романслар, совет чоры җырлары, авангард музыка, заманча поп-музыка; дөньяның төрле телләрендәге җырлар (рус, инглиз, француз, итальян, португал, украин, татар).