Jukebox trio

Музыкаль төркемдә катнашучылар:
ВЛАДИМИР ИВАНОВ
ИЛЬЯ ИВАНОВ
ГАРРИ КРАУЛИС

Карьерасы:
«Jukebox trio»ның талантын һәм үзенчәлекле иҗатын беренчеләрдән булып «Яңа дулкын» фестивалендә Алла Пугачева бәяләгән иде. Алга таба музыкантлар «Соmedy club» проектында катнаштылар, «Главная сцена» («Россия 1» телеканалы) шоусының финалына чыктылар, Иван Ургантның «Подмосковные вечера» (Беренче канал) тапшыруының музыкаль бизәлешен тәэмин иттеләр. «Jukebox trio» Элтон Джон, Брайан Адамс, AEROSMITH һәм башка дөньякүләм танылган йолдызларның концертларын башлап җибәрде; Бобби МакФеррин, Джон Ньюман, Nouvelle Vogue музыкаль төркеме белән бер сәхнәдә чыгышлар ясады. Коллектив гастрольләргә күп йөри. Музыкаль төркем Сочида Олимпиада уеннары ачылу тантанасында катнашты; Казанда узган дөньякүләм спорт чараларының Мәдәни программасын бизәде: Универсиада программасында (2013) һәм Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылу һәм ябылу тантаналарында чыгыш ясады (2015). «Элвин и бурундуки» мультфильмы геройлары да алар тавышы белән сөйләшә (1 һәм 4 сезон). Музыкаль төркемнең җырлары һәм клиплары илнең музыка телеканалларында һәм радиостанцияләрендә еш әйләндерелә.

Казанышлары, мактаулы исемнәре:
«Яңа дулкын» конкурсында Алла Пугачеваның махсус призы (2006); Казан шәһәренең яшьләр мәдәнияте үсешенә өлеш керткән өчен Почет грамотасы (2006); «Jukebox trio» – «Универсиада-2013 илчесе»; Студентлар спорты үсешенә һәм популярлаштыруга өлеш керткән һәм 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы идеяләрен алга этәргән өчен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Рәхмәте; «Вне формата» номинациясе буенча «Musicbox» премиясе (2017).

Репертуары:
Музыкаль төркем таныш җырларны да, рус һәм инглиз телләрендә язылган үз җырларын да битбокс техникасын a capella белән кушып, үзенчәлекле манерада башкара.