Фестиваль турында
“Үзгәреш җиле” проекты 2016 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алды. Фестивальне оештыру өчен Россия һәм халыкара эстрада сәнгате белгечләре җәлеп ителде. Фестиваль оешканнан бирле проектның генераль продюсеры булып М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов чыгыш ясый.
Фестиваль концепциясен формалаштырганда, татар җырының күптөрлелегендә матурлыгын беренче планга чыгарырга теләп, оештыручылар аңлы рәвештә конкурс форматыннан баш тартты. Музыкаль башкаруның һәм сәхнә бизәлешенең иң югары сыйфатын тәэмин итү өчен күп көч куелды.
Узган елларда проект командасы тарафыннан татар эстрадасы музыкасын яңадан күзаллау һәм актуальләштерү буенча шактый зур эш башкарылды, республиканың музыка сәнгате хәзинәсе булган күп кенә җырларга аранжировкалар ясалды, үзенчәлекле шоу-номерлар куелды. Проект Татарстанның популяр эстрада артистлары талантын яңа яктан ачты һәм яшь талантлар өчен яхшы старт мәйданчыгы булды. Дүрт сезон эчендә фестиваль кысаларында 100 артык җыр һәм композиция яңгырады: алар артистларның репертуарын баетты, бүген исә зур чараларда башкарыла, радио һәм телевидение аша яңгырый.
2020 елның гыйнварында “Үзгәреш җиле” фестиваленең гала-концерты дөньяның иң абруйлы залларының берсе – Нью-Йорктагы (АКШ) Карнеги-холлда узды. 2800 урынлы зал тулы иде. Татарстан артистларын тыңларга Нью-Йорк халкы гына түгел, АКШ һәм Канаданың башка штатларыннан да килүчеләр булды. Карнеги-холлда Гөлнара Гатина, Алинә Шәрипҗанова, Илнар Миранов, Артур һәм Эльза Исламовлар, Лилиана Газизова, Илгиз Шәйхразиев, Ильяс Гафаров, Руслан Сәйфетдинов, Әмир Әхмәдишин, Мәксүт Юлдашев, Юлия Гарифуллина, Айдар Сөләйманов һәм башкалар чыгыш ясады. Кичәне фестивальнең музыка җитәкчесе Вадим Эйленкриг белән танылган театр һәм кино актрисасы Чулпан Хәмәтова алып барды. Концерт гаять уңышлы үтте.
Белгечләр фикеренчә, “Узгәреш җиле” фестивален уздыруның төп нәтиҗәсе милли эстрадага карашны үзгәртү булды: аның сыйфатлы үсешендә киртәләр юк, теләсә нинди чикләүләр стереотип фикерләү яссылыгында гына ята. Фестивальнең Казан, Мәскәү һәм Нью-Йоркта концертларын караган тамашачылар, шулай ук концертларны берничә тапкыр трансляцияләгән “ТНВ” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларының миллионлаган аудиториясе татар җырының иң яхшы үрнәкләрен искиткеч башкаруда тыңлады. Татар эстрадасының киләчәге турында фикер алышуга профессиональ берләшмәнең зур игътибары җәлеп ителде.
2020 елда фестиваль кысаларында татар музыка-театр сәнгате тарихында беренче тапкыр Э.Низамовның “Алтын Казан” мюзикл жанрындагы спектакле куелды. 2022 елның сентябрендә исә фестиваль концерты Мәскәүнең “Зарядье” концертлар залында үтте.